Приветствую Вас, Гость
Главная » Статьи » Мои статьи

19 йөздә суфичылык

Унтыгызынчы йөз татар әдәбиятында суфичылык аеруча зур урын алып тора. Бу фәлсәфи карашның йогынтысы бөтен галимнәр белән дә күрсәтелә.
Габделҗәббар Кандалый иҗатының нигезендә мәгърифәтчеләр күтәреп алган проблемалар ята. Җир кешесен күрсәтү, аның матурлыгын җырлау, кешене аң-белемгә өндәү – Габделҗәббар Кандалый иҗатының көчле яклары. Ә бу нәкъ әдипнең методын мәгърифәтчелеккә юнәлдерә.
«Татар әдәбияты тарихы» китабында аның шундый юллары мисал итеп китерелә:
«Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?»

Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 нче елда Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) иртуган (Иске Кандал) авылында мулла гаиләсендә туа.
Яшьтән үк ул шигырьләр яза башлый. Ул төрле гади эпиграммалардан һәм кечкенә сатирик шигырьләрдән башлап җибәрә. Мәсәлән, аны мәдрәсәдән куалагач, ул түбәндәге юллар белән җавап кайтара:
Кусагыз да һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам.
Инде бу яшь чагындагы ук Кандалый шигырьләрендә булачак милли әдип булуы сизелә.
«Татар әдәбияты тарихы»нда әдипнең эрудициясе турында болай әйтелә: «Габделҗәббар Кандалый гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Рус, чуваш, мари авылларында еш булу, алар белән аралашу аңа бу телләрне дә үзләштерергә мөмкинлек бирә» .
Һәм моны дәлилләп авторлар мондый мәзәк китерәләр. Кандалый экспромт рәвешендә кемгәдер мондый юллар китерә:
«Ин хуш бән мәйд, тарилде орех,
Вә ин ләм йөәккәл, булыр ул грех, –
Ягъни: «тәлинкәдәге чикләвекләр шундый яхшы, ашамый калсаң, гөнаһы булыр». Кандалый мәзәгендә татар, рус, гарәп һәм фарсы сүзләрен куллана» .
Аның үткен теле, хөр, тәвәккәл һәм кыю сүзе бай-түрәләргә дә барып тия:
Килсен, җөмлә, берәр түрә волостьтан,
Курыкмыйм мин вә дәхи ки урыстан.
Тәнкыйтьчеләр арасында Габделҗәббар Кандалыйның иҗади методын билгеләү өлкәсендә бәхәсләшү бара. Моның турында «Татар әдәбияты тарихы» авторлары болай язалар: Габделҗәббар Кандалый иҗаты «романтизм кысаларына гына сыйдырып та булмый. Г. Сәгъди дөрес сизгәнчә, Г. Кандалый әсәрләрендә «сентиментализм орлыкларын» да табарга мөмкин. Габделҗәббар Кандалый герое да гармониягә, идиллиягә омтыла. Мәхәббәт өчен көрәшү урынына, ул күп вакытын сыкрап, яшь түгеп, яшерен яшәп, хат язып уздыра. Хисләрен хат формасында белдерү (эпистоляр жанр) дә сентиментализмның яраткан алымына якын» .
Шул ук вакытта күп кенә тәнкыйтьчеләр Габделҗәббар Кандалый иҗатында реализмга якын алымнарны да билгеләп үтәләр.
«Габделҗәббар Кандалыйның реалистларга якын торуын да күрми мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, реалистик предметлылык, романтик экспрессиягә караганда, әдәбиятның зур казанышы. Шуның белән реализм тарихи конкретлыкка ирешә, лирик герой билгеле чорның тере шәхесе, заманның иҗтимагый мөнәсәбәтләре продукты буларак күз алдына килеп баса» .

Бу мисал мәгърифәтчеләр генә түгел, хәтта Г. Тукай, С. Рәмиев иҗатлары белән яңгырашлы.
Тагын бер гомуми үзенчәлеге итеп Габделҗәббар Кандалыйның иҗатының халыкчанлыгын әйтеп китмичә булмый. Бу күренеш, әлбәттә, реализм методына хас.
«Габделҗәббар Кандалый шигърияте халыкчан табигыйлек, матурлык та алып килә. Бай поэтик традициягә һәм халык аваз иҗатына таянып, шагыйрь татар поэзиясен яңа баскычка күтәрә. Ул шигырьләренең озын гомерле булуына ышана:
Хатымга итмәгел тәгъна,
Укы бик сагына-сагына,
Ачыгыз сер белә мәгънә,
Булыр язган кеби ташка! («Сәхипҗамал») .
Габделҗаббар Кандалый гомуми тел-стиль үзенчәлекләре турында әйтү алдыннан, әдипнең телгә үзенең мөнәсәбәтен билгеләргә кирәктер.
Мәсәлән М. Госманов, Г. Кандалыйның телен билгеләгәндә, Каюм Насыйри сүзләрен китерә. Ул түбәндәгечә яза: «Мәгърифәтче галим «Фәвакиһ-ел-җөләса» китабында «Сахибҗәмал» әсәренең беренче фәнни басмасын эшләгән чакта, Габделҗәббарның, югарыда бер әйтелгәнчә, чын шагыйрь икәнлеген махсус билгеләп, мондый нәтиҗә чыгара: «Татар теле дигән телемезнең һөнәрендән мәзкүр шигырьләр вә әбйатлар, вә мәкальләрдән башка мөнәсәбәтле нәрсәләр табылмады». Димәк, «Сахибҗәмал»теле Насыйрига кадәрге әдәби татар теле – халык сөйләшенә якын язма тел өчен үрнәк булып, мәкальләр теле белән бер дәрәҗәдә тора икән!» , – дип билгели М. Госманов.
Танылган галим, тарихчы һәм тәнкыйтьче Габделҗәббар Кандалыйның татар әдәби теленең формалашуында аеруча зур, этаплы роль уйнавын билгели, һәм бу карашны дәлилләргә тырыша. «Тарихи эзлекле булсак, – дип яза М.Госманов, – әдәби телебез халыкчанлашу юлында Насыйри эшчәнлеге билгеле бер этапны, ә Тукайлар иҗаты исә нәтиҗәне тәшкил итә. Чынлыкта иске язма телебездән җанлы халык сөйләшенә нигезләнгән яңа дәвер татар әдәби теленә күчү процессы иң элек Габделҗәббар Кандалый иҗатында башланды» .
М. Госманов, тарихчы буларак, әлбәттә, XIX йөзнең тарихи үзенчәлекләренә аеруча игътибар итә. Әлбәттә, Кандалый чоры Тукай чорыннан җәмгыяви тормышы белән бик аерыла. Тарихчы әйтүенчә, «XIX гасырда бездә милли коммуникацияне әдәби тел даирәсендә дә нормаль тәэмин итә торган төп чараның – вакытлы матбугатның бөтенләй булмавы, шулай ук мәдрәсәләребездә хөкем сөргән традицион тәртипләрнең көчлелеге тәү башта аерым иҗат һәм эшчәнлекләрдә гәүдәләнгән әлеге прогрессив башлангычка тиз арада киң канат җәеп, тирән тамыр җибәрергә мөмкинлекләр бирмәде» .
М. Госманов хис-уйлары, тел-стиль үзенчәлекләре белән Кандалыйны XIX гасырның беренче яртысының «Тукае» итеп билгели. Ул Г. Кандалыйны Г. Тукай белән һәръяклап чагыштыра. Мәсәлән, Тукайның мәдрәсәләргә карата фикерләвен Кандалыйның «Бәйан итәм ки бән сезгә...» шигыре белән яңгырашлыгын билгеләп үтә. Һәм болай ди: «Ике чордагы башка-башка шартларда яшәгән, тормыш юллары,иҗат тематикалары нигездә бер-берсенә туры килми торган ике шагыйрьнең дә иске татар мәдрәсәләренә карата шулай бер төрлерәк фикер йөртеп, бер төсле кырыс хөкем чыгарулары очраклы гына түгел, әлбәттә» .
М. Госманов ике шагыйрьнең хәтта тел-стиль үзенчәлекләрендә дә уртаклык таба. Бу очракта ул Кандалый белән Тукайның халык авыз иҗатына мөнәсәбәтләренә игътибар итә. «Халык авыз иҗаты мирасына мөрәҗәгать иткәндә дә Кандалый белән Тукайның юллары еш очрашкан. Мәсәлән, Габделҗәббарның *** («Сәнең башың ирер мисле пудаука...») дигән шаяруы белән Тукай каләменнән чыккан «Егет илә кыз» шигыренең дә бер үк халык юморыннан файдаланып иҗат ителгәнлеге шик тудырмый. Кандалый халык җырларын иҗади үзгәртеп алуда, аерым дүртьюллыкларны үз текстына кертеп җибәрүдә тапкырлык күрсәткән шикелле, Тукай да үзенең мәшһүр «Авыл көйләре» циклында халык җырларыннан файдалану һәм өйрәнүнең яңа төрләрен тапкан иде» .
Габделҗәббарның тел-стиль үзенчәлекләренә килгәндә, аның турында татар әдәбияты белгечләре бөтенесе дә аның яшь чорындагы поэзиясенә Шәрык шигърияте йогынтысын билгеләп үтәләр.
«Татар әдәбияты тарыхы»нда болай языла: «Яшь Габделҗәббар Кандалый язган әсәрләрдә – «Рисаләиэл-иршад» («Тугры юлгы күндерүче китап») олы Г. Кандалый иҗат иткән «Сәхипҗамал»га кадәрге үсү, үзгәре юлын күзәтү – татар поэзиясенең яңара башлау үзенчәлекләрен ачыграк күзалларга мөмкинлек бирә. «Рисалә...»дә Габделҗәббар Кандалыйга гына хас поэтикадан тыш, ягъни стилистик, техник һәм тел-сурәтләү чараларыннан кала, Габделҗәббарга бәхәссез нисбәт ителгән башка әсәрләрдә очрый торган уртаклыклар күп. Характерлы рифмалар, поэтик фигуралар, эпитетлар китереп тормыйча, ике-өч кенә үрнәк алыйк. «Рисалә...»дә мондый юллар бар:
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад,
Боның исмене идәрсең яд,
Атап «Рисаләиәл-иршад»,
Язылган ошбу дүрт пая» .

Татар теленә зур йогынты ясаган телләрнең берсе – гарәп теле һәм татар телендәге гарәп алынмаларының ассимиляциясен тикшерү тел үсешенең эчке законнарын танып белү өчен кыйммәтле материал бирә.
Татар телендәге гарәп алынмаларын, фонетик яктан үзләштерү дәрәҗәне карап, төп ике төркемгә бүләргә мөмкин:
а) тулысынча үзләштерелгән гарәп сүзләре. Бу төркем алынмалар татар теленең фонетик нормаларына тулысынча җайлашканнар, үзләренең формалары белән беренче карашта татар сүзләреннән аерылмыйлар да һәм аларны махсус лингвистик анализ ярдәмендә генә танырга мөмкин. Мәсәлән: акыл, әзер, калып кебек сүзлә татар теленә бик күптән кергән булырга тиеш. Шуңа күрә аларны «борынгы алынмалар» дип атыйлар.
б) Өлешчә үзләштерелгән гарәп сүзләре.
Бу тип алынмалар чагыштырмача соңрак килеп кергән булсалар кирәк, аларда татар теленең фонетикасына ят күренешләр күп, үзләренең орфографиясе белән дә орфоэпиясе белән дә татар теленең үз сүзләреннән аерылып торалар. Мондый алынмаларны «яңа алынмалар» дип атарга мөмкин.
Татар теле һәм гарәп теле биредә «гарәп теле» төшенчәсе классик гарәп телен эченә ала, чөнки татар телендәге гарәп алнмаларының төп чыганагы борынга гарәп теле, ягъни классик тел, бер-берсеннән һәръяклап аерыла торган төрки һәм семит телләр семьяларына карыйлар. Фонетика өлкәсендәге төп аерма шунда чагыла: татар теле «сузыкларга бай, тартыкларга ярлы» булуы һәм авазлар гармониясе кебек сыйфатлары белән үзенчәлекле, ә гарәп теле, киресенчә, сузыкларның чагыштырмача аз санлы, тартыклар системасының бик нык үскән булуы белән характерлы, аның өчен авазлар гармониясе дә чит нәрсә.
Гарәп алынмалардагы сузыкларның үзләштерелүе чикләнми. Татар телендәге сузыкларның барысы да гарәп алынмалардагы сузык фонемаларның субститутлары була алалар. Бары тик кайбер күчешләр. Мәсәлән, я ® а, ә; у ® о, ө киңрәк таралган һәм тотрыклы булалар, калганнары – чагыштырмача сирәк очрыйлар.
Шулай да, яңа гарәп алынмалары татар теленең сузыкларга бәйләнешле фонетик нормаларына тәэсир итми калмаганнар. Алынмаларда татар теленең үз сүзләренә хас сүзләр гармониясе бозыла.
Безнең тарафтан биш кыска әсәр анализлаган нигезендә, алынмалар һәм архаик сүзләр буенча, Габделжәббар Кандалый иҗаты буенча гомуми нәтиҗәләр ясалды.
Без «Ходауәндә, яна бәгърем» исемле шигырен анализладык. Бу әсәр Кандалыйның башлангыч чорына хас шигырь булып каралды.
Икенче шигырь – аның исеме «Бу хатымны кабул итеп аласың» – күбрәк шагыйрьнең «өлгергән» чорына карый. Бу әсәрдә, безнең фикеребезчә, аның иҗади осталыгы һәм методы ачык күзәтелә.
Өченче өзекне без «Рисаилә...»дән китердек. Бу әсәр кенә тәнкыйтьчеләр тарафыннан тикшерелгән, һәм бу Кандалыйның Шәрык поэзиясенең тәэсире белән язылганы әйтеп кителгән. Шуны дәлилләр өчен без бу әсәрдән бер өзеккә статистик анализ ясадык.
Дүртенче өзек, аның танылган «Сахибҗәмал» поэмасыннан алынды. Бу әсәр – Габделҗәббар Кандалыйның иң мәшһүр поэмасы гына түгел, әлбәттә. Ул үзенең тел-стиль үзенчәлекләре ягыннан да аерылып торганы дәлилләнде.
Ә инде соңгы өзек – «Уңмаган килен» исемле шигыре – безнең тарафтан нәкъ Габделҗәббар Кандалыйның халыкчанлыгын билгеләү максаты белән сайланды. Бу әсәр күбрәк гади, җанлы сөйләм телендә язылып, сатирик жанрга күбрәк тарта.


1.1.2. Шәмседдин Зәки һәм Әбелмәних иҗатларының шигъри дөньясы
Шагыйрь, галим һәм укытучы Шәмседдин Суфый Зәки үзенең эшчәнлеге, шигъри таланты, зирәклеге белән бик күп кешеләрнең, күренекле зыялыларның игътибарын үзенә тарткан.
Тома сукыр Шәмседдин Зәки үзенең кыска гына гомерендә татар, гарәп, фарсы телләрендә күп санлы әсәрләр, заманы өчен хас фәнни-методик хезмәтләр тудырган. Аларның безгә билгеле кадәресен генә күздән кичерү дә шагыйрь иҗатының шактый үзенчәлекле, катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы икәнлеген, әдәбият тарихында мөһим генә урын алып торуын ачык күрсәтә.
Ш. Зәкинең күпчелек әсәрләрендә дини тематика гәүдәләнә. Поэтик контекстта Алла еш кына абсолют хаклык, гаделлек, сафлык, шәфкатьлек, юмартлык кебек сыйфатларга ия булган өлге, абсолют идеал рәвешен ала. Лирик каһарман шуны сөя, шуңа сагына, тартыла, үзенең һәм үзгәләрнең һәр сулышын, һәр адымын шуның белән яраклаштырырга омтыла.

Әбелмәних Әбүлфәез улы Каргалый (Габдессәләмев) 1782 нче елда Оренбург Каргалысында (Сәгыйд бистәсендә) ахун гаиләсендә туа. Башта туган төбәгендә, аннан Бохарага китеп укый, 1816 нчы елларда Бохара әмире исеменнән күндерелгән илчелек әгъзасы сыйфатында Истанбулга бара, аннан Каһирә, Мәккә шәһәрләрендә дә була.
Шагыйрьнең суфичылык фәлсәфәсе рухында язылган берничә шигырен, мәдхия, мөнәҗәтләрен, дини-әхлакый эчтәлектәге тәрҗемә хикәяләрен, ривайәтләрен һәм юлъязмаларын эченә алган «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди» исемле 51 битлек мәҗмугасы 1845 нче елны Казанда басылып чыга. Аерым шигырьләре шулай ук 1884, 1898, 1906 нчы елларда Казанда нәшер ителгән «Өмми Камал» дигән җыентыкта һәм Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Асәр»ендә дә (4 нче китап) дөнья күрәләр .
Әбелмәних Каргалый иҗаты татар әдәбиятында зур урын алып тора. «Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, Әбелмәних, Һибәтулла, Шәмсетдик Зәки кебек «талартлы шагыйрьләр ... үз заманнарының балалары иде, шул дәвернең икътисади-мәдәни тупрагында үскән гөлләр уларак җитештеләр, «безнең өчен ул заманны өйрәнүдә бик кыйммәтле материаллар» булып торалар» .
Әбелмәних Каргалый үз дәверенең зур укымышлы кешеләреннән берсе булып җитешә, гарәп, фарсы, төрки телләрдәге әдәбиятеы үзләштерә.
Гомуми язучының иҗади үзенчәлекләренә килгәндә, без яңадан Х. Миңнегулов сүзләренә тукталабыз: «бер яктан, борынгы, я Көнчыгыштан, урта гасырлардан килгән дини-суфичылык әдәбияты традицияләре белән тыгыз бәйләнгән булса, икенче яктан, дөньяви-прогрессив идеяләре һәм мотивлары белән мәгърифәтчелек әдәбиятына таба йөз тота, шуңа килеп ялгана» .
Шулай итеп, Әбелмәних Каргалыйның төп әсәре итеп аның «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» китабы санала. Безнең тарафтан нәкъ шул китапның беренче кисәгенә анализ ясалды.


1.1.3. Һибәтулла Салиховның гомуми иҗади үзенчәлекләре
Һибәтулла Сәетбаттал улы Салихов 1794 нче елда Оренбургтан ерак түгел Түбән Чебенле авылында мулла гаиләсендә туа. Курсада, аннан Кышкар мәдрәсәсендә укый. Оренбург Каргалысы (Сәгыйд бистәсе) мәдрәсәсендә мөдәррис. Суфизм рухында язылган тирән мәгънәле шигырьләре белән таныла. Аның «Мәҗмәгъ-әл-адаб» («Әдәпләргә өйрәтү җыентыгы») исемле шигырь китабы беренче китабы беренче кат 1856 нчы елны Казанда нәшер ителә.
И. Рәминең «Әдәби сүзлек» мәгълүматы буенча шагыйрьнең басмада чыкмаган фәкать кулъязма килеш укылып йөргән шигырьләре дә булганлыгы билгеле, хәзергә аларның барысы да табылган дип әйтеп булмый .
Бу сүзлектә Салихи-Болгари ягъни Һибәтулла Каргалый дип тә язалар. Аның әтисенең бабасы Бикмәт Азаматов бу якларга XVIII гасырның урталарында Казан губернасы Чистай өязе Иске Адәм авылыннан күчеп килгән була.
Риваятьләргә караганда, яшь чагында Һибәтулла, бер мулланың доносы буенча кулга алынып, Тозтүбәгә тоз кисәргә җибәрелә.
Һ. Салихов шәкерт вакытында ук шигырьләр яза башлый. Аның газәлләр, касыйдәләр, мәрсияләр, мөнаҗәтләр, шигъри трактатлар иҗат иткәнлеге мәгълүм.
«Татар поэзиясе антологиясе»ндә аның иҗаты түбәндәгечә билгеләнә: «Һибәтулла Салихов иҗаты – шактый каршылыклы иҗат. Моны элекке дини-дидактик әсәрләр формасы саклануда, яңаның шул иске традицион тел-стиль үзенчәлекләре һәм идеяләре белән үрелеп яшәвендә күреп була. Шуңа да карамастан, аның иҗаты яңа дәвер поэзиясендә демократик, гуманистик, сугышчан шигърият буларак күренекле урын алып тора» .



Икенче бүлек. 19 йөз шигъриятенең композицион, тел-стиль үзенчәлекләре
Г. Кандалыйның телен аның төрле иҗади чорларына караган үзенчәлекләрдән, түбәндәгеләрне әйтеп китәргә була. Беренчедән, әдип иң беренчеләрдән булып гади сөйләм сүзләрен кулланып, бүгенге татар теленә якынлаша.

§ 1. Гади сөйләм мисаллары
Гомумән, Габделҗәббар Кандалый стиленең үзенчәлекләренә килгәндә, аның гади сөйләмгә якын булган, туры сүз тәртибенә нигезләнгән синтаксисын билгеләп китәргә кирәк. Мәсәлән:
«Уңмаган булса килен,
Пешрә белмидер белен;
Тартып өзәргә телен –
Сүзгә шәпле тидия» [«Уңмаган килен», 441] .
Ләкин соңрак үз иҗатында Габделҗәббар күбрәк гади сөйләм лексикасын куллана башлый. Бу лексикада гади сөйләмнән рус алынмалары куллануы да мөмкин. Мисаллар:
«Йә бер надан сасы мажик,
Сәңа булдым, дәйүб гашыйк» [«Сахибҗәмал», 402];
«Уңмаган булса килен,
Пешрә белмидер белен;
Тартып өзәргә телен –
Сүзгә шәпле тидия» [«Уңмаган килен», 441].

§ 2. Гарәп-фарсы алынмалары
Тел һәм стиль үзенчәлекләренә килгәндә, әлбәттә, бүгенге телгә карата, Г. Кандалый әсәрләрендә гарәп-фарсы алынмалары бик күп. Бу күренешкә тулысынча бөтен Насыйриның текстларын китереп була. Хәтта астөшермә аңлатмалар аның бүгенге көндә бастырылган китапларында хәйран зур урын алып торалар (мисаллар итеп таблицаларга мөрәҗәгать итәргә була).
Без мисалны «Рисалә...»дән ала алабыз. Шулай:
«Гъосат өммәтендин ула,
Дотан нар этедин ула.
Ул этнең агъзыдин кула
Идүбән шәфкъәте чәндан» [«Рисалә...», 303].


§ 3. Чагыштырулар
Габделҗәббар Кандалый әсәрләрендә чагыштырулар куллануын өч төргә бүлеп була: 1) фарсы шигъриятен кабатлап, гадәти чагыштырулар; 2) оригиналь поэтик чагыштырулар; 3) ирония максаты белән кулланган Шәрык поэзиясеннән алынган чагыштырулар.
Әлбәттә, беренче төргә без «Рисалә...»дән күп кенә мисаллар китерә алабыз. Бу керфекләрне ук белән, ә мәхәббәтне шәм һәм күбәләк белән чагыштыру кебек мисаллар.
Икенче төргә түбәндәге мисалны китереп була:
«Сәнең дәрдең белән даим йөримен,
Сәне күргәч, сары майтик эримен!» [«Бу хатымны кабул итеп аласың», 171].
Өченче төргә без анализлаган «Уңмаган килен»гә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай:
«Булар ике килендәш,
Тормас микән, бар, эндәш,
Ята мисле къәрендәш, –
Кузгалмасмы тидия» [«Уңмаган килен», 441].


§ 4. Халык авыз иҗаты мисаллары (гипербола, кабатлау һ.б.)
Әлбәттә, Караган авторларның тагын бер үзенчәлеге итеп, аның халык авыз иҗатын куллануны әйтеп китәргә кирәк.
Караган авторлар поэтик стиль үзенчәлекләренә халык такмакларына хас булган кабатлаулар еш кулланыла. Ләкин бү күренеш Шәрык шигъриятенә дә хас булганы мәгълүм. Әмма Кандалый иҗатында бу кабатлаулар еш кына ирониягә ирешү максаты белән кулланганнар. Мәсәлән: «Иляһи, бир сабырлыкны», ди әдип «Ходауәндә, яна бәгърем» әсәрендә [79].
Ләкин безнең шигъриятенә якынрак булган кабатлаулар соңрак язылган әсәрләрдә очрый:
«Сәнең дәрдең билә булдым герифтар,
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!
Сәнең буең Ак Идел камышы,
Сүләгән сүзләрнең былбыл тауышы» [«Бу хатымны кабул итеп аласың», 171].
Шуның һәм нәкъ халык авыз иҗатына хас булган арттыру (гипербола) турында М. Госманов да яза һәм түбәндәге мисалны китерә: «Фольклорча фикер йөртү, сүзләрдән виртуоз файдалана алу шагыйрьгә көтелмәгән гиперболалар тудырырга ярдәм итә:
... Тәмам дүрт ел елап-сыктап,
Ки заигъ иттем әүкъатлар.
И бу дүрт ел! И бу дүрт ел!
Ки һәр сагъәте дә 4 ел!..
Димәк, бер елда 8760, дүрт елда 35040 сәгать булса, шуның һәр сәгатенә тагын дүртәр ел туры килсә... Җиде генә гап-гади сүз ярдәмендә оештырылган никадәре кыд, яшерен мәгънәле гипербола!..» .
Халык авыз иҗатына татар халык җырлары образында Ак Идел камышларын гына китереп була:
«Сәнең дәрдең билә булдым герифтар,
Хода кыйлса иде сәне, гүзәл йар!
Сәнең буең Ак Идел камышы,
Сүләгән сүзләрнең былбыл тауышы» [«Бу хатымны кабул итеп аласың», 171].

Композицион һәм тел-стилҗ үзенчәлекләрен биилгеләр өчен, мисал итеп, безнең тарафтан Г. Кандалыйның «Уңмаган килен» шигыре анализланды.

Бу шигырьнең теле һәм формасы «Сахибҗәмал» поэмасына якын. Ләкин аның үз үзенчәлекләре дә бар. Алар арасында:
– бүгенге көндәге татар әдәби теленә кергән сүзләр проценты аеруча күп. Бу күренеш әсәрнең такмакка якынлыгы, халык җанлы теленә якынлыгы белән аңлатылырга мөмкин;
– шул ук сәбәптән гарәп-фарсы алынмаларын юклыгын билгеләргә була. Чөнки шаян, такмак әсәрдә поэтик югары стильгә урын юк. Шуннан, искергән төрки-татар сүзләре дә һәм, гомумән, гарәп-фарсы алынмалары да бик аз.
Бу таблицада китерелгән саннарны гомумләштереп санаганда түбәндәгечә таблицага килеп була:
Төрки-татар сүзләре гәрәп-фарсы алынмалары
Хәзерге татар әдәби теленә күчкән татар теле сүзләре Архаик элементлары татар теле сүзләре Хәзерге татар теленә кергән сүзләр хәзер татар теленнән төшеп калган алынмалар
1. 56% 13% 22% 9%
2. 57,5% 25,5% 11% 6%
3. 18,4% 25% 5,2% 51,4%
4. 58 18 7 0
5. 81% 14,3% 0% 4,7%
54,18 % 19,16% 9,0% 14,22%
74% 26%

1. «Ходауәндә, яна бәгърем»
2. «Бу хатымны кабул итеп аласың»
3. «Рисалә...»дән өзек
4. «Сахибҗәмал»дан өзек
5. «Уңмаган килен»
Бу таблицага күз ташласак, Габделҗәббар Кандалыйның иҗади үзенчәлекләренең үзгәрешләрен күзәтергә мөмкин. Чыннан да Кандалыйның иҗатында ике бер-берсеннән кинәт аерылып тора торган чор күренеп тора. Беренче чорда Шәрык поэзиясенең йогынтысы көчле, ә икенче чор Кандалыйны тулысынча халыкчан телгә язганын белдерә.
Гомумән, Караган авторлар иҗатында төрки-татар сүзләре 73%. Ә гарәп-фарсы алынмалары бары тик 23 кенә процент.
Ләкин бүгенге татар теленә кермәгән гарәп фарсы алынмалары шул 23% тан 15 проценттан артыгы. Бу, әлбәттә, Караган авторларның чорын билгели. Әлегә фарсы шигъриятенә татар әдибенә шактый йогынты ясаганын күрсәтә.


Өченче бүлек. Анализланган авторларның суфичылык белән бәйләнеше
3. 1. «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» китабының «Хикәяте әүвәл» әсәренә анализ
Х. Миңнегулов фикере буенча, «китап бернинди керешсез, урта гасырлар әдәбиятында мәҗбүри норма булып килгән алланы, пәйгамбәрне мактау сүзләреннән башка, «кисәктән» – беренче хикәятне сөйләү белән ачыла» .
Беренче кисәк – «Хикәяте әүвәл» әсәрендә төп геройлар булып Хәсән Басрый һәм Рабига Гадәвия билгеләнәләр. Хәсән Басрый – танылган суфый, ә Гадәвия – мистик шагыйрә. Алар икесе дә тарихи шәхесләр.
Кисәк берничә өзектән тора. Алдан сүз үзенең байлыгына таянган фиргавен турында бара, аннары Ягкуб һәм Йосыф тарихы бирелә, ә ахырда нәтиҗә итеп сукбайны очрату, аны ашату тора.
"XIX йөз татар әдәбиятының ядкярләре» авторлары кисәкнең төп идеясен түбәндәгечә билгелиләр: «Тема һәм идея берлеге – акчага табынуны, комсызлыкны кискен кире кагып, юмартлык, кече күңеллекне, фәкыйрьләргә ярдәм итүне кайнар яклау – бүлекне бер бөтен оештыра» .
Әлбәттә, төп темаларның берсе булып әсәрдә фани дөньяда акчага, байлыкка бирелүне яманлау тора. Әмма бу тискәре күренеш Каргалый тарафыннан суфичылык идеяләре аша сурәтләнә. Бу фикер аеруча тискәре тасвирлана, һәм суфичылык традицияләрендә түбәндәге сүзләр белән билгеләнә:
«Билә (менә шулай) улыр әйләмәян мәйле мал (малга күңел салмаган кеше),
Гаксыйлә моусуф (киресе белән сыйфатланган) улубән әһле залл (азгын, бозык кешеләр),
Малыны хифз идеп (саклап, кайгыртып) имандин газиз,
Әһле халь саяр (изгеләрдән санар) үзене би тәмиз (пычрак зат)» [94] .
Әсәрнең идеясе аның композицион үзенчәлегендә дә сизелә. Бүлекнең башында сүз тискәре күренешләр турында бара. Ә ахырда автор тарафыннан аның теләкләре белдерелә.
Һәм, минем фикеремчә, кисәкнең төп идеясе традицион (халык авыз иҗатында кебек үк) соңгы юлларда тупланган:
«Кангылыйсә (кайсы белән) хөкем идәр ярен (киләчәктә) хода –
Халәл на мәгълүм (хәзергә мәгълүм түгел), улыр рузы җәза» [96].
Күргәнебезчә, суфичылык идеяләре укучыны дөрес мәсләккә куярга омтыла. Шуның өчен автор аны булачак җәзалар белән куркыта.
Каргалыйның беренче хикәяте үзе кыска-кыска эпик миниатюралардан төзелгән. Әмма аларның бөтенлеге сизелеп тора. Чөнки һәрбер суфый үз урынында төп идеяне өстәп үзенең фикерен әйтеп китә. Мәсәлән, Йосыф бүлекнең уртасында түбәндәге сүзләрне әйтә:
«Диде һәмханәсенә кем: «Я нигяр (гүзәлем)!
Нәчә көннәр бер мөһаҗир ач вә зар
Йөрер имеш. Вармыдыр бездә тәгам?
Виреп аңа, улавыз әҗре гыйзам (чиксез зур саваплы эш эшләгән булабыз)» [95].
Шулай итеп, бүлекнең төп максаты – укучыны фәкыйрьләргә, мөһаҗирләргә булышырга чакыруы. Моның өчен Каргалый борынгыларга һәм изгеләргә мөрәҗәгать итә. Автор аларны бүгенге көндәге укучылар алдында үрнәк итеп куя. Шунысы игътибарга лаек: еш кына Каргалый аерым тарихи шәхесләрне генә мисалга китерми, ә гомумән борынгы бабаларыбызны үрнәккә ала:
«Нәчә көннәр ач улубән саләфин (борынгылар, электәге изгеләр),
Табдыгын исар идәрләре һәмин (малны шунда ук бик юмарт өләшерләр, кешегә ярдәм итәрләр иде)» [95].

«Хикәяте әүвәл» кисәге шигъри формада башкарылган. Монда фарсы һәм гарәп поэзиясенә гадәти булган рифмалар һәм чагыштыру-метафоралар очрый. Еш кына алар үзләренең тирәнлеге һәм фәлсәфәсе белән аерылып торалар. Мәсәлән:
«Нәчә күрә күземез дидараны (йөз, чырай)?
Җан- (у) дәллә (йөрәк, күңел) сәүәрез әгъярыны» [94]. Ягъни, шәрыкъ шигъриятенә хас булган ай белән чагыштыру:
«Диде: «Тәзвир (хәйлә) илә тыйфланны бихаб (балаларны йоклатырсың),
Корб шәб (кич якынлашканчы) мәшгуь идәсең, маһитаб (айдай якты йөзлем, аем мәгънәсендә)» [95].
Гәрәп поэзиясе традицияләрендә Каргалый Аллага карата төрле эпитетлар куллана. Әйтик:
«Вунларның шаинында аять иңдереп,
Кәндүсе мәдех әйтте сәттар-эл-гоюб (гапләрне кичерүче – Алланың эпитеты)» [95].
Бүлекнең тел үзенчәлекләренә тукталганда, ул күбрәк гарәп-фарсы телендә язылганын әйтеп китәргә кирәк. Тирән суфыйчылык фикерләрен укучыга тапшырыр өчен Каргалый Корьән сүзләрен һәм гарәп-фарсы терминнарын киң куллана. Мәсәлән:
Дәүре әсхабы кәрем үзрә (рәхимле сахабалар дәверендә) берәр
Нәчә көннәр ач иде хәйран-у-зар.
Вакыйф улып буңа (моны белеп) әнсарың (Мәдинәдән Мөхәммәт пәйгамбәр белән Мәккәгә күчеп килгән кешеләр) бөре,
Кәлде ханәсенә ул дин сәрвәре (башлык, дәрәҗәле кеше)» [95].
Әмма шул ук вакытта Ә. Каргалый әсәрендә күп кенә төрки сүзләре очрый. Әйтик:
«Каны шәфкатьле диянәтдән әсәр? –
Йөземез күрән өмидене кисәр!» [94].
Гәрәп-фарсы сүзләре күп булуының сәбәбе әсәрнең суфыйчылык фәлсәфәсенә тартылуы белән аңлатып буладыр.

Шулай итеп, без әсәрнең мәгърифәтчелек идеяләренә ишарә иткәнен билгели алабыз. Автор китапның бу бүлегендә укучыны фани дөньяда дөрес яшәргә чакыра. Чөнки фани дөнья мәнгелек алдында бер кечкенә генә мизгел, адәмне сынау гына.

3.2. Һ. Салиховның «Мәҗмәгъ-әл-адаб» китабының суфичылык белән бәйләнеше
«Мәҗмәгъ-әл-адаб» әсәре аерым өзекләрдән тора. Алар күбесенчә үзенең мәгърифәтчелеге белән аерылып торалар. Аның һәрбер юлында үге-нәсихәт тоелып тора. Бу нәсихәт бер яктан Ислам дине кануннарына тартса, икенче яктан җәмгыятьтәге этик нормаларын ничек үтәргә икән сорауга җавап бирәләр.
Мәсәлән, Бер өзек мөселман һәм залим арасындагы мәхәббәт турында башлана:
«Әгәр бер мөселман залимны сөяр булса,
Шиксез, аның дине кимчелекле булыр.
Шуның белән алар явызларны дус итә,
Аларның залимлыгына ярдәм бирә» [ТПА-2, 465].
Әмма түбәндәрәк шул ук өзектә Һ. Салихов фани дөньядагы килеп чыккан хәлләр белән килешергә өнди:
«Аларның оятсыз халык икәнен дә беләбез,
Ләкин кирәкләре чыга: тормыш кирәкләре
Күпчелек очракта аларга бәйле, –
Шулай булгач, ярашмый ни чараң бар» [ТПА-2, 465].
Бу әсәрендә Һ. Салихов лирик мотивларны ачыкламый, үзенең фикерен әйтсә дә, ул аны объектив кагыйдә буларак бирергә тырыша. Автор әсәрендә фани дөньяның бөтен якларын да яктыртырга тырыша. Һәрбер өзек аерым бер күренешкә багышланган. Мәсәлән, бер өзек түбәндәгечә башлана:
«… Тәнең үч алу белән тәрбияләнгән булса,
Синең исемең генә пакьләрме?» [ТПА-2, 465] – бу өзек үч алу темасына багышланганы аңлашыла.
Һ. Салиховның мәгърифәтчелек идеяләре гыйлемгә багышланган өзектә аеруча көчле яңгырый:
«Безгә туры юл күрсәт, аң бир,
Наданлыктан коткар, гафу ит.
Наданлык бер диңгез кебек: дулкын өстендә дулкын.
Кеше шул диңгезгә баткан, төркем дә төркем» [ТПА-2, 465].

Шулай итеп, суфыйчылык һәм шәрыкъ поэзиясенә таянып (күп кенә Коръән сүзләрен кулланып һәм традицион формаларны саклап), Һ. Салихов бу әсәрдә мәгърифәтчелек идеяләрен белдерә. Ул укучыны холыклыкка, әдәплеккә өнди. Халыкның белемгә тартылуы белән хыяллана:
«Агай-эне, әхлакыңна күркәм ит,
Әдәпле бул, әдәпле бул, әдәпле.
Әдәптер кешене юлга беркетүче,
Әдәпсез һичкем файда күрәлми».

Һ. Салихов теле метафоралар, чагыштырулар, эпитетларга бай. Хәтта бу нәсихәтле әсәрендә дә ул тел байлыгы белән уңайлы файдалана. Мәсәлән, китерелгән юлда ул наданлыкны диңгез белән чагыштыра:
«Наданлык бер диңгез кебек: дулкын өстендә дулкын» [ТПА-2, 465].
Әсәрдәге метафоралар күбесе халык теленә караган. Алар аңлаешлы һәм гади. Әйтик:
«Акыл – хуҗа, бу җиде хезмәтче булсын,
Акыл – патша, болар буйсынучылар булсын» [ТПА-2, 466].
Һ. Салиховның тел үзенчәлекләре шәрыкъ әдәбияты традицияләренә дә нигезләнмәгән түгел. Әсәрнең формасы, рифмалары нәкъ гарәп-фарсы шигъриятеннән алынган.
Кайбер очракта тел үзенчәлекләре дә шәрыкъ шигъриятеннән алынганнар. Мәсәлән, көчле образлалы түбәндәге юлларны китереп була:
«Каршыңа килдем наданлыктан сусап,
Белем диңгезеннән бер йотым су эчер» [ТПА-2, 466].

Нәтиҗә итеп, Һ. Салиховның иҗатының һәм «Мәҗмәгъ-әл-адаб» әсәренең түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләп китеп була:
– Һ. Салиховның «Мәҗмәгъ-әл-адаб» әсәре шәрыкъ поэзиясе формасы традицияләрендә башкарылган (форма, ритм, рифмалары ягыннан);
– әсәрнең төп идеясе итеп без аның мәгърифәтчелек идеяләрен билгеләп үтәр идек;
– «Мәҗмәгъ-әл-адаб» китабының теле халык теленә тартыла, эпитетлары һәм метафоралары күбесенчә авторныкылар, яисә татар халкы теленә якын торалар.


§ 3. «Рисалә...»дән өзектә: «(XXII) Фи бәйани шәфагъәти-н-нәби салли аллаһе гъәләйһессәлам»нең лексик составы
303 бит; Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. – 558 б.
Өзектә 76 сүз + 18 кабатланып килгән
төрки-татар сүзләре гәрәп-фарсы алынмалары
хәзерге татар әдәби теленә күчкән татар теле сүзләре архаик элементлары татар теле сүзләре хәзерге татар теленә кергән сүзләр хәзер татар теленнән төшеп калган алынмалар
14 19 4 39
18,4% 25% 5,2% 51,4%

Ә «Рисалә...» поэмасыннан алынган кыска гына өзек тә монда Шәрык поэзиясенең көчле йогынтысын күрсәтә. Күргәнебезчә, бу өзектә бүгенге әдәби татар теленә кермәгән сүзләр яртысыннан артык. Бөтен гарәп-фарсы алынмалары 65 проценттан артык. Аларның бик азы гына бүгенге телгә кергән. Бу сүзләре дә – адәм, алла – татар теленә үз сүзләре кебек мөселман дини белән кергән лексемалар.
Өстәмә тагын бер үзенчәлекне күзәтергә мөмкин. Бу өзектә татар әдәби теленә керми калган сүзләр бүгенге телгә кергән лексикага карта күбрәк.
Нәтиҗә итеп, бу әсәрдә фарсы шигъриятенең йогынтысы аеруча көчле, дип әйтеп була. Моның турында башка тәнкыйтьчеләр дә әйтеп китәләр.




Йомгаклау

1999 нчы елда Габделҗәббар Кандалыйның кечкенә форматлы китабы чыкты. Нәкъ киң халыкка дип, шундый кесә форматта XIX йөзнең беренче яртысындагы әдипнең басылып чыгуы, безнең фикеребезчә, аеруча зур вакыйга. Татарлар үзенең тарихы белән кызыксыну түгел, хәтта аның ядкярләрен дә аңларга тырыша, дигән өмет тудыра шундый китапчыклар.
Безнең фикеребезчә, татар әдәбиятындагы Кандалый урыны, рус әдәбиятындагы Лермонтов кебек шагыйрьләрнең урыны. Рус шагыйрьнең шигырьләре дә кулъязмаларда йөреп, аһәңе һәм якты моңсулыгы белән аерылып торалар. Ләкин Кандалый шул ук чакта Пушкинны да хәтерләтә. Чөнки аның сатирик шигырьләре бүгенге көндә дә зарури һәм ачык яңгырыйлар.
Шул кечкенә китапчыкның кереш сүзендә Габделҗәббар Кандалый турында М. Госманов болай ди: «Риваятьләр, мәзәкләр белән бергә кайчандыр шагыйрь «йибәргән дәфтәрләр»дә авылдан авылга, өлкәдән өлкәгә күчә барганнар. Казан, Сембер җирләреннән тыш, аларны Оренбург белән Төмән якларында да, Рязань белән Сергәч, Малмыж белән Әстәрханда да күчереп язганнар. Дистәләп, йөзләп-йөзләп күчергәннәр; исемен-атын, әйтеп тормыйча да язганнар, өзек-өлешләрен генә йолкып алып дигәндәй, төркәп куйганнар. Кулъязма мирасыбыз башыннан әллә ничә кат үтеп афәтле җил-давыллардан соң да алар әле дә булса күпләп табылып торалар... Башы-ахыры юк, кирәкле кием-тышлыгы булмаган гап-гади куен дәфтәрләрендә – шәкерт дәфтәрләрендә...» .
Без анализлаган материалга нигезләнеп, түбәндәге нәтиҗәләр ясап була:
– гомумән, Караган авторлар иҗатында төрки-татар сүзләре 74%. Ә гарәп-фарсы алынмалары бары тик 26 ка гына якын;
– ләкин бүгенге татар теленә кермәгән гарәп фарсы алынмалары шул 26 % тан 15 проценттан артыгы. Бу, әлбәттә, Караган авторларның чорын билгели. Әлегә фарсы шигъриятенә татар әдибенә шактый йогынты ясаганын күрсәтә.
– Караган авторлар шигърияте теле образлы һәм халыкчан. Аның әсәрләрендә бик күп төрле чагыштырулар, кабатлаулар, омонимик рифмалар һ.б. чаралар кулланыла;
– әдипнең стиль үзенчәлекләрендә халык авыз иҗаты һәм шуңа хас булган җанландыру (сынландыру) һәм гипербола чаралары да еш очрый. Еш кына Караган авторлар татар халык җырлары образларын куллана.
Госманов Кандалыйның тарихи урынын болай билгели: «Яңа заман югарылыгына күтәрелгән, Габдулла Тукайның фидакяр иҗатына традицион нигез булып хезмәт иткән әдәби фикеребез тарихында шагыйрь Габделҗәббар Габделҗамит улы Кандалыйның мирасы, үзенең зурлыгы, иҗтимагый әһәмияте белән төгәл бер дөньяны, кабатланмас әдәби сыйфаты һәм чын оригинальлеге җәһәтеннән сүтелмәс олы төенне тәшкил итә» .
«Кандалый әсәрләренең, югарыда бер күрсәтелгәнчә, халыкта яшәү үзенчәлеге (тиз сүтелү, яңадан «җыелу», җиңел фольклорлашуы һ.б.), шулай ук шагыйрьнең күп язу, тиз язу, язылып беткәннәрен, махсус җыеп, теркәп тормыйча таратып-өләшеп җибәрү гадәте – һәммәсе бергә ул мирасның чын күләме турында категорик хөкемнән сау булуны таләп итә. Чөнки киләчәктәге эзләнүләр дәвамында моңарчы билгеле шигырьләрнең яңа күчермәләре, сыйфатлырак вариантлары, хәтта бөтенләй билгесез әсәрләренең дә такстлары табылу ихтималы бик зур. Әгәр киләчәктә яңа әсәрләр ачылып, мирасның күләме арту белән бергә, аның хакта моңарчы әйтелгән фикерләргә дә төзәтмәләр керсә, бер дә гаҗәп түгел» .
Шулай итеп, Караган авторларның тел-стиль үзенчәлекләрен анализлаганда, без танылган әдәби һәм тарих белгечләре фикерләренә таяндык. Бер яктавн, әдипнең иҗатында иске фарсы классик әдәбияты мисалларын, ә икенче яктан халык җанлы телен кулланылуын тикшердек.
Һәм хезмәтне тәмамлап:
Караган авторларның соңгы чыккан китабында аның татар әдәбияты тарихындагы урынына карата турында болай әйтелә: «Кандалыйның әдәбиятта тоткан бер мөһим урыны, безнеңчә, аның Мәхәббәт дигән гаҗәп хикмәтле, серле һәм олы күренешне әдәби урталыгына төп әдәби герой сыйфатында куя һәм соклангыч итеп гәудәләндерә алуыннан гыйбарәт» .



Кулланылган әдәбият
Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.
Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан: Таткнигоиздат, укыту-педагогик әдәбият редакциясе, 1957. – 654 б.
Госманов М. Габделҗәббар Кандалый: бер гомердә ике чор // Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. – Б. 5-67.
Зәйнуллин Җ.Г. Шәрык алынмалар сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 1994. – 143 б.
Зәйнуллин Җ.Г. Шәрык алынмалары сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 1994. – 143 б.
Кандалый Г. Сахибҗәмал. Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 128 б.
Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. – 558 б.
Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 1982. – 143 б.
Миңнегулов Х.Й. Таҗеддин Ялчыгол һәм аның «Рисаләи Газизә» әсәре // Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап… – Казан: Мәгариф, 2003. – Б. 59-91.
Миңнегулов Х.Й. Шәмседдин Зәкинең шигъри дөньясы // Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап… – Казан: Мәгариф, 2003. – Б. 92-107.
Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 399 б.
Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 399 б.
Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. II том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 576 б.
Татар поэзиясе антологиясе (ТПА-1). II томда. Том I. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. – 534 б.
Татар поэзиясе антологиясе (ТПА-2).II томда. Том II. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. – 580 б.
Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 234 б.
Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.

Категория: Мои статьи | Добавил: остаз (19.03.2012)
Просмотров: 5593 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 SergRoorn  
0
<a href=http://zmkshop.ru/uslugi/prozvodstvo-i-montazh-kotelnykh-trub/>заезд грузовых автомобилей какой метал нужен</a>

Имя *:
Email *:
Код *: